Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рекорд куйган җитәкче (+фото)

Аның хезмәт биографиясе бик кызыклы: бер ел комбайнчы, ел ярым комсомол секретаре, ун ел партоешма секретаре һәм утыз ел авыл Советы рәисе. Ике ел армия хезмәтен кушасың да, гаҗәпләнүне дәвам итәсең: бер ел комбайнда эшләү дәверендә синдә җитәкчелек, оештыру сәләте барлыгын  “күреп алсыннар” өчен нинди булырга кирәк икән? Яки “менү-төшүләрдән”  башка гына, хезмәт баскычларында бер күтәрелгән биеклектә калу өчен нишләргә?

 Килешәсездер, мондый уңышлы биографияле кешеләр күп түгел. Шулай ук утыз ел авыл Советын җитәкләүче буларак та героем районда бердәнбер булып чыкты. Дорга авыл Советын 28 ел җитәкләгән Гыйльмулла абый Дәүләтшин рекордын да яңарта ул. Күпләрегез инде сүзнең Арбордан Фоат абый Хәйретдинов турында барганын да чамалагандыр.

Аның белән очрашуга, иң элек әнә шул сорауларны бирдем. “Бик актив идем мин, бөтен ярышларда катнаштым, менә шуңа күрә армиядән кайтып, колхозда эшли башлауга, комсомол секретаре итеп сайладылар. Өстәмә эш дип кенә карамыйча, бик яратып эшләдем, җиде авыл яшьләре белән бик күп чаралар уздырдык, Казанга культпоходлар оештырдык... Аннан соң Чепья мәктәбенә штаттагы комсомол секретаре итеп күчерделәр. Анда да ел ярым шул рухта эшләдем”, – ди ул. 23 яшендә инде аны Чепьяга авыл Советы председателе итеп куярга дип, райкомга чакыралар. “Мин бик яшь әле, бармыйм,” – дигән сүзләренә андагыларның җавабы әзер була: “Без дә яшь идек”... Арбор белән ике арадагы җиде километрны ул башта ат җигеп йөри, аннан мотоцикл, бераздан иске больницаның “списать” ителгән машинасын бирәләр. Дүрт елдан егетне тагын райкомга чакыралар: ике генә елга Нөнәгәргә партоешма секретаре булып барырга диләр. Ул чакта инде гаиләле Фоат (уллары Айнур туган була), шуны сәбәп итмәкче була, тик бер төбәлгән  җитәкчелек үз фикереннән кире кайтмый. Ризалашмый чарасы калмый. Әмма анда күченгәненә һич тә үкенергә туры килми аңа.

–Шулкадәр яратып эшләдем, яратып яшәдем мин Нөнәгәрдә, – дип искә ала ул бүген. – Баруга фатир бирделәр, кешеләр, җитәкчеләр, белгечләр бик әйбәт – тагын нәрсә кирәк инде. Мин генә түгел, җәмәгатем Гөлсимә дә бик тиз ияләнде, улларыбыз Айдар белән Ренат шунда туды. Айнур белән Айдар беренчегә шунда мәктәпкә барды әле... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев