Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика буенча баш федераль инспектор төзәтмәләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү дип саный

"Шәхсән минем өчен барлык төзәтмәләр дә әһәмияткә ия, шуңа күрә мин тавыш бирәм", - диде Виктор Демидов.

Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү безнең ил өчен мөһим, аның максаты — гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру. Бу хакта ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов тавыш бирү вакытында белдерде. "Шәхсән минем өчен барлык төзәтмәләр дә әһәмияткә ия, шуңа күрә мин тавыш бирәм", - диде ул.

Республика буенча баш федераль инспектор билгеләп үткәнчә, төп документтагы үзгәрешләрнең төп максаты — гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. "Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы гражданнарның социаль, хезмәт хокуклары гарантияләренең иң югары Конституция дәрәҗәсенә күтәрелүенә бәйле", - дип белдерде Виктор Демидов.

Бүген Конституциягә төзәтмәләр буенча соңгы тавыш бирү көне. Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр баш федераль инспекция тр буенча баш федераль инспектор виктор демидов