Республика көне уңаеннан "Сабантуй" ял паркындагы бәйрәм чараларыннан фотомизгелләр
Республика көне уңаеннан районыбызда шатлыклы вакыйгалар күп узды, алар спорт уеннары белән үрелеп, "Сабантуй" ял паркында дәвам итте.
Биредә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районыбыз кураторы Мәҗит Салихов барлык катнашучыларны бәйрәм белән ихластан тәбрикләп, республика һәм район күләмендәге мәртәбәле бүләкләр тапшырдылар.
Әлеге күңелле мизгелләр сәхнәдә җыр-бию белән үрелеп барса, сәхнәдән читтә төрле спорт уеннары гөрләде.
Иң беренчеләрдән булып ат чабышы үзенә тамашачыларны җыйды. Әлеге чараны райондашларыбыз бик яратып кабул итә һәм һәрбер ат һәм җайдак өчен җан атып, көч биреп торалар.
Старт сызыгына тыныч кына баса алмаган айгырлар өчен дә бик борчылды тамаша кылучылар, һай исән-сау китә алсалар ярар иде, машина түгел, тормозлары юк шул, дип старт бирелүне көттеләр. Шулай да әлеге ярышлар да бик матур һәм кабатланмас булып узды.
Мәйданга яңадан әйләнеп кайтсак, монда инде "Хыял" һәм "Факел" клублары төрле чаралар аша иң көчлеләрне таптылар һәм шундыйларның берсе - ул Субаштан Вафиннар гаиләсе. Алар "Күңелле стартлар"ның җиңүчеләре булып танылды һәм ихластан әлеге җиңүләренә сөенделәр.
Болардан тыш бадминтон, волейбол, футбол ярышлары да кызганнан-кызды. Ярышлар башланганчы ничекләр уйныйсы булыр дип баш ваткан уенчыларыбыз комнан чын итеп ут чыгардылар. Ә инде әлеге бәйрәмнең дәвамы кичке сәгатьләрдә "Балтач" паркында булачак. Килегез, күрегез, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев