Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика предприятиеләрендә үлем очракларына юл куела

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны киӊ даирәләргә җиткерүне дәвам итә.

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 19 нчы майдан 23 нче майга чаклы 1 төркемле һәм 3 үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Беренче үлем белән тәмамланган очрак 16 майда булган. Казанның "Стройресурс" ҖЧҖе түбә ясаучысы софитлар урнаштыра. Бер урыннан икенче урынга күчкән чакта чатанып китә һәм 4 нче каттан егылып төшә.
19 нчы майда Биектау районында "Уку-тәҗрибә шәһәр яны урман хуҗалыгы" ДБУдә икенче үлем очрагы теркәлгән. 105 нче кварталда урман әзерләгән чакта агач хезмәткәрнең аркасына ава.
Үлемгә китергән өченче очрак Кайбыч районында урнашкан "АкБарс Кайбыч" ҖЧҖнең 3 нче филиалында булган. 21 нче май көнне йөк төяүче механизатор белән бергә ерганакка ауган.
Төркемле бәхетсезлек очрагы шулай ук 21 нче май көнне булган. «ТГК 16 - Казанская ТЭЦ-3» ААҖдә төп корпусның казаннар бинасында куркыныч сальник төере агымын киртәләгән чакта парлы су катнашмасы агып чыккан. Нәтиҗәдә хезмәткәрләр пешү җәрәхәтләре алганнар.
Авыр җәрәхәтләр бу атнада теркәлмәгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.

Министрлыкның матбугат хезмәте
Фото: http://uvsiz.spb.ru/_Cat/2_6.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250