Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика Рәисе балтачлыларга рәхмәтен җиткерде

2 июль көнне ут күршебез булган Киров өлкәсе Малмыж районы Калинино авылында өлкә Сабан туе узды.

Малмыж һәм Балтач районнары берлектә уздыручы сабан батырларын, хезмәт алдынгыларын олылау бәйрәмендә мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов катнаштылар.

Әлеге Сабантуйны тамаша кылырга килүчеләр иң башта татар мохите белән ерактан ук үзенә җәлеп итеп торучы ишегалдына керделәр, ә аны безнекеләр – райондашларыбыз әзерләгән иде. Капкадан килеп керүгә авыл ишегалды каршы ала, сап-сары бүрәнәләрдән йорт, мунча... Шунда ук районыбызның оста куллы һөнәрчеләре дә үз эшләрен тәкъдим итәләр. Мичтә пешкән коймак белән кайнар чәйдән дә һәркем авыз итте. Ә бала-чага өчен бибиле каз, чебиле кыртлый тавык, бозау, бәкәйләре белән сарык янәшәсендә кайнашу кызык иде. Капка янында тальян моңнарын сузучылар яныннан китми аларны тыңлаучылар да, аларга сокланучылар да күп иде.

Һәрбер мәйданчыкның үзенчәлекле ягы, моңы бар иде. Бер читтә заманча, көчле егәрлекле техникалар күргәзмәсе оештырылган. Шулай ук биредә Киров өлкәсендә җитештерелә торган төрле продукцияләрнең тәкъдим ителүе һәм халыкның аларны тәмләп карый алуы да отышлы алым булган иде.

Сабантуйның ачылышы вакытында Рөстәм Миңнеханов: «Безнең өчен өлкә Сабан туенда катнашу зур хөрмәт. Александр Соколовка, аның командасына, Киров өлкәсенең Малмыж районы һәм Татарстан Республикасының Балтач районы җитәкчелегенә һәм мондый матур бәйрәмне оештыруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сабантуй – һәр милләт һәм һәр дин вәкилләре өчен бәйрәм. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итәбез», – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Тантаналы ачылышның азагында Вице-премьер – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев тагын бер мөһим белдерү ясады – 2025 елда Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру планлаштырыла дип белдерде.

Аннан соң инде мәйдан җыр-моңга күмелде, төрле уеннар, көрәш бәйгесе, ат ярышы башланып китте. Матур урында урнашкан, оештыруның һәрбер нечкәлеге уйланган әлеге Сабантуйдан һәркем ял итеп, күңел рәхәтлеге алып кайткандыр. Халык күңеленә үтеп керерлек югарылыкта ачып җибәрер, үткәрер өчен күпме кешеләрнең хезмәте кергән һәм алар арасында, әлбәттә, безнең райондашлар да бар. Бәйрәмнең сценариен Арбор авылында туып үскән райондашыбыз Резеда Зәйниева язган. Ачылыш вакытындагы бизәлештә төрле милли киемнәрдән чыгыш ясаган район мәдәният үзәге һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә, укучы егет һәм кызларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Ут күршебез булган Малмыж Сабан туе үтте һәм ул инде тарихка кереп калачак, иң мөһиме анда Балтач районының да зур хәрефләр белән язылачагы хак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй Малмыж