Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада 1,5 меңнән артык татарстанлы дәүләт хезмәткәре булырга дәгъва итә

Татарстан дәүләт аппаратындагы вазифасын югары уку йортларын тәмамлаучылар да били ала

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстанда яшәүче 1500дән артык кеше республиканың дәүләт аппаратында эшкә дәгъва кыла. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов Андрей Кузьмин белән «100% Татарстан» проекты өчен интервьюда хәбәр итте.

«Без конкурс процедураларында бәйсез орган сыйфатында катнашабыз һәм дәүләт хезмәтендә эшләргә теләгән яшьләрне күрәбез. Алар барысы да персоналны сайлап алу һәм бәяләү үзәгенең зур базасына кертелгән. Бөтен Татарстан буенча 1500 резюме бар», — дип сөйләде Александр Белов.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта дәүләт хезмәте системасында үзгәрешләр булды. Аерым алганда, күп кенә позицияләр буенча квалификация таләпләре киметелде.

«Бүген югары уку йортларын тәмамлаучылар нигездә дәүләт аппаратындагы позицияләргә дәгъва итә ала. Әлбәттә, без югары булмаган позицияләр турында сөйлибез, әмма әкрен генә башласаң, бер позициядән икенчесенә күчеп, карьера үсеше тәэмин ителәчәк», — дип ачыклык кертте спикер.

«100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланды һәм 2020 елның 30 августыннан 10 сентябрьгә кадәр барды. Контент белән эш мәйданчыгы чара тәмамлангач та ачык булачак һәм алга таба тулыланачак.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов белән тулы әңгәмәне sntat.ru. сайтында укырга мөмкин булачак.  Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәткәре