Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада «Кванториум» мобиль технопаркы эшли башлады

Проект ярдәмендә укучылар инженер һәм фәнни һөнәрләр ияләренең эше белән танышачак.

«Кванториум» мобиль технопаркы Татарстанда «Һәр баланың уңышы» федераль проекты һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында эшли башлады.

  • Күчмә станция күчмә станция 1,54 миллион сумлык «Газель-Некст» һәм Buisness Van трейлерыннан торачак. Моңа шулай ук иминиятләштерү, кышкы шиннар, фаркоп, автомобильне брендлаштыру, мебель һәм саклау-стоянка рәвешендәге опцияләр дә (гомуми күләме – 587 мең сум) өстәлә.

База эчендә «Кванториум» балалар технопаркларына туры килә торган эш өчен өстәлләр һәм җиһазлар урнаштырылачак.

Проектның нигезе – инженерлык һәм фәнни һөнәрләрнең абруен күтәрү.

Укучылар IT өлкәсендәге белгечләрнең эше белән танышачак.

Алар дүрт юнәлеш буенча тирән белем бирә: VR/IT-КВАНТУМ, Гео-Аэро - КВАНТУМ, промдизайн КВАНТУМ, High-tech КВАНТУМ.

5 октябрьдән Яр Чаллының «Кванториум» мобиль технопаркы укытучылары 7нче мәктәптә үз эшләрен башлап җибәрделәр. 14 октябрь көнне Зәй шәһәренең бер мәктәбендә дәресләр башланды.

Тиздән күчмә технопарк Әлмәт шәһәрендә барлыкка киләчәк.

  • 8 миллион сумлык ике «Кванториум» күчмә технопаркы 2020 елда ике меңнән артык кешене өйрәтергә ниятли. Күчмә технопарклар Минзәлә, Менделеевск, Зәй, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарына хезмәт күрсәтәчәк.

Фото: Рәзимә Кашапова һәм tatarstan.ru архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күчмә технопарк кванториум мобиль технопарк