Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт хөкүмәткә

Хөкүмәтебез соңгы 1-2 ел эчендә бик күп сугыш ветераннарының, аларның тол калган тормыш иптәшләренең йортларын яхшыртты.

Бу бәхет миңа да елмайды. «Стройремтех» оешмасы миңа дигән йортның узган елның декабрендә нигезен эшләп, түбә астына кертеп куйды. Быел-ның язына чыккач, калган эшләрен дә төгәлләделәр. Җитәкчеләре - Россиянең мактаулы төзүчесе Фагыйль Шәфигуллин бер кадак каксалар да, күзәтеп, тикшереп торды. Хәер, балта осталары Фәнил Хәкимов белән Равил Ризванов та, Нөнәгәр авылыннан Җәвит Әшрәпов бригадасы, маляр Фәниянең кызлары да тел-теш тидерерлек итеп эшләмәде. Аллага шөкер, бүгенге көндә җылы, якты, матур өемдә гомер кичерәм. Яңа өемне котлап килгән җитәкчеләргә дә, туганнарым, дусларыма да күңелем булды, зурладылар.
Олыгайган көннәребездә бөтен уңайлыклары булган шушындый йортларда яшәвебезгә чиксез куанабыз, Ходай беребезне дә тазалык, тынычлыктан аермасын.
Зәкия ЗАРИПОВА Чепья авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250