Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт әйтә беләбезме?

Бүген еш кына рәхмәтнең дәрәҗәсе калмады, аны кирәксенүче дә, "коры" рәхмәтеңне кабул итүче дә юк дисәк тә, аны сүзлегебездән бөтенләй алып ташлау да дөрес булмас иде.

Иске Салавыч авылында яшәгән Рәҗәп абый Хәбибрахманов белән юлда бергә күп йөрелде. Сыйныфташым, адашым Гөлсинәнең әтисе иде ул. Күп еллар район орлыкчылык инспекциясен җитәкләде. Эш урыныннан бирелгән "Москвич" машинасы булса да, ул күп вакыт "абый, утырт әле" белән йөрде. Бик тә уен-көлкеле, позитив кеше иде мәрхүм.
Салавычка кайтып җитеп, машинадан төшеп калганда Рәҗәп абый һәрвакыт: "Сталин рәхмәте булсын!" - дип шаярта иде. Кайсыбер шоферлар аны-моны аңлап та өлгерми, ә кайберсе: "Болай дип рәхмәт әйткән кеше юк иде әле", - дип бик канәгать кала иде.

Бүген еш кына рәхмәтнең дәрәҗәсе калмады, аны кирәксенүче дә, "коры" рәхмәтеңне кабул итүче дә юк дисәк тә, аны сүзлегебездән бөтенләй алып ташлау да дөрес булмас иде. Тиешенчә (һич тә төчеләнеп, ясалма түгел), ихластан әйтелгән рәхмәтнең әле икенче берәүнең күңеленә барып җитми калганы юк. Психологлар нәкъ менә чын ихластан рәхмәт әйткәндә без икенче берәүгә биргән энергия нәкъ шул күләмдә үзебезгә әйләнеп кайта дип саный. Дөрес, тәрбия һәм әдәплелекне күрсәтеп торучы "элемент" булса да, артык күпкә китсә, рәхмәт белән шулай ук "ботка" бозыла. Чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүз саен була алмыйдыр шул.

Һәр авылның үз гадәте дигәндәй, Һиндстанда якыннарыңа рәхмәт әйтү тиеш түгел дип саналса да, бездә, Рәсәйдә, мөгаен, иң күп рәхмәт гаиләдә, нәкъ менә якыннарыңа әйтелә торгандыр. Монда инде ихласы да, гадәти сүз агымында гына әйтелә торганы да ярап тора. Өстәл яныннан торып киткәндә әйтелгәненнән алып, нәрсәдер китереп, нәрсәнедер тегеп, ниндидер яңа кием яки матур уенчык алып биргәч, бүләк биргәч һ. б. шундый очракларда әйтелә торган "дежур" рәхмәтләр дә бихисап бит. Аларны әйткәч, билгеле, күңелдән шаулап дулкын узмый, әмма ишетүе бик рәхәт, бер ияләнгәч, көтеп торасың. Дөрес, әле арабызда рәхмәт әйтергә яратмаган, гадәтләнмәгән, хәтта тиеш дип санамаганнар да бар. Миңа калса, алар бу гадәтләре белән күпне югалта.

Рәхмәт әйтү, илтифатлык күрсәтүдә инглизләргә җитә алган халык юк, диләр. Алар белән аралашкан кешеләр иң элек бу илдәге халыкның итәгатьле, сүз саен гафу үтенеп, рәхмәт әйтеп, кеше күңеленә бик сак кагылуына игътибар итә.

Ә бездә әле автобус-таксилардан төшкәндә, кибеттән-базардан әйбер сатып алганда, кафе-ашханәләрдә ашаганнан соң рәхмәт әйтүчеләр сирәк - акча түләдек, янәсе. Алар да үз эшләрен эшли, моның өчен аларга акча түлиләр... - акланыр сәбәпләр күп табыла.

Тик, килешәсездер, рәхмәттән башка тормышыбыз бөтенләй төссез, якты хисләрсез булыр иде. 16 гасырдан бирле телебездә йөргән бу сүз, нинди телдә әйтелсә дә, хәтта акцент белән әйтелсә дә, ничектер күңелгә рәхәтлек бирә. Ышанмасагыз, кабатлап карагыз: гарәпчә - шокрән, әрмәнчә - шнора калюцюн, гавайча - махало, итальянча - грацие, кытайча - сье-сье, немецча - данке шон...
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250