Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, Укытучым!

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе - Укытучылар көне.

Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка бер генә һөнәр иясен дә күз алдына китереп булмый. Икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавтка та укытучы белем бирә.

Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
5октябрь - Укытучылар көне. Әлеге көн укытучыларның үзләре һәм кайчандыр укучы булган райондашларыбыз өчен нинди көн икән? Бәйрәм уңаеннан аларның укытучыларга әйтер теләкләре, мәктәп еллары белән бәйле хатирәләре бардыр...

Резеда Гаязова, мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе: "Минем өчен әлеге бәйрәм бик кадерле бәйрәм, чөнки әнием дә, аның сеңелләре дә укытучылар иде. Шуңа да үзем дә шул һөнәрне сайладым. Укытучы булып озак эшләргә туры килмәсә дә, гомер буе мәгарифкә тугрылыклы булып, шушы юнәлештә хезмәт итәм. Укытучы һөнәре күп белем һәм тәрбия таләп итә, ул һәряктан үрнәк булырга тиеш. Укытучыларның һәрберсенә сабырлык, түземлек телим. Башкарган хезмәтләренең һәрчак уңай нәтиҗәләрен күрү насыйп булсын".

Салават Әлтәпов, Куныр авылы, студент: "Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез".
Лилия Шәрәфетдинова, Чепья авылы: "Белем биргән укытучылар күп була, әмма беренче укытучы иң кадерлесе, иң якыны булып күңелгә кереп кала. Тәүге укытучым Камәрия Нәбиева минем өчен әти-әнидән кала иң олы кеше иде. Кызганыч, бик иртә мәрхүм булды. Камәрия апаның безне күрше-тирә авылларга экскурсияләргә алып барганы, берүзенең өч класска дәрес аңлаткан чаклары аеруча истә калган. Укытучы һөнәре авыр һәм җаваплы хезмәт. Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Һәрбарчасына тазалык, сабырлык, зур уңышлар телим".
Алмаз Нургалиев, Карадуган авылы: "Мәктәп елларын, укытучыларны еш сагынып искә алам. Күңелле, иң рәхәт вакытлар бит ул. Безгә белем биргән укытучылар гомер буе безнең өчен кадерле кешеләр булып калалар. Беренче укытучым Зөлфирә апага, барлык мөгаллимнәргә саулык-сәламәтлек, бәхет телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250