Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхәт тә соң бакчада!

Күптән түгел Норма урта мәктәбе базасында Кариле балалар бакчасының өстәмә төркемнәре ачылды.

Норма һәм Кариле авылларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны күп булу сәбәпле, әлеге җирлектә яңа балалар бакчасы ачу көн кадагындагы мәсьәлә булып кала килде. Күптән түгел мәктәп базасында өстәмә төркемнәр ачылды. Мәктәпкә әзерлек һәм ясле төркемнәренә 50 урын бүленеп бирелде. Зәвык белән хәзерләнгән бүлмәләр, заманча җиһазларны күреп балалар гына түгел, әти-әниләр дә чиксез шатланды. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәктәпкәчә тәрбия бирү методисты Гөлнара Нотфуллина (рәсемдә) һәм балалар бакчасы мөдирләре катнашты. Истәлекле вакыйга уңаеннан, иң изге теләкләр яңгырады, бина эче сабыйларның шат авазына күмелде. Инде ничә айлар, хәтта еллар бакчага чират көткән нәниләр яшьтәшләре белән күрешү бәхетен татыды. Бәйрәм хөрмәтеннән әзерләнгән чыгышлар өлкәннәр тарафыннан алкышларга күмелде.
2013нче ел әти-әниләр, сабыйлар өчен әнә шундый матур вакыйгалар белән башланып китте. - Балаларыбызның яңа, матур балалар бакчасына йөрүенә без бик шатбыз. Ә иң мөһиме алар яшьтәшләре белән аралаша, тәрбия һәм белем иленең тәүге сынауларын үтәргә башлангыч ала, - ди сабыйлары өчен чиксез сөенгән әти-әниләр.
Сүз дә юк, балалар бакчасына озын-озын чиратлар булган заманда сабыеңны бакчага урнаштыра алу зур сөенеч. Бигрәк тә матур, яңа, зәвыклы балалар бакчасына. Яңа балалар бакчасы димәктән өстәмә төркемнәр ярты ел дигәндә сафка басты. Төзелеш эшләрен «Сельхозтехника» җәмгыяте башкарды. Үз эшен намус белән башкаручы төзүчеләр, әти-әниләр ярдәме белән бакча тиз арада үз ишекләрен киң ачып, күпме сабыйны шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250