Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Римма Ибраһимова районыбыз горурлыгы, аның өчен тавыш бирик!

ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган Татарстан сайтында республиканың күренекле шәхесләр өчен тавыш бирү бара. 

Якташыбыз – татар эстрада җырчысы, Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Римма Ибраһимова өчен бердәм булып тавыш бирик.

 Римма Ибраһимова белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде. Иң беренче очрашу 1969 елның  август аенда булды. Район агитбригадасы белән Карадуган клубында концерт куйдык та, соңыннан яшьләр вечерга калдылар. Бервакыт бер кызны җитәкләп, минем янга алып килделәр.Бу кыз Мәскәүдә җырчы булырга укый диделәр, җырлавын сорадылар. Ул җырлады, мин баянда артыннан ияреп кенә бардым, чөнки ул яңа җыр иде.Укып бетергәч, Мәскәүдән кайткан җырчылар  Римма Ибраһимова, Клара Хәйретдиновалар концертлар белән безнең районга, Шеңшеңәр авыл клубына да килделәр.Мин ул вакытта Шеңшеңәр клубында эшли идем.Аларны каршы ала, квартираларга урнаштыра, иртән башка авылларга озата идем. Аның тормыш иптәше Равил Таишев белән дә берничә мәртәбә концертлар белән килгәннәре хәтеремдә.Римма Ибраһимова районыбыз горурлыгы, минем яраткан жырчым, – дип истәлекләре белән уртаклашты Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәзил Вәлиев.

Сез   http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm әлеге сылтама аша кереп, якташыбыз, татар эстрада җырчысы, Татарстан АССРның атказанган һәм халык  артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Римма Ибраһимова өчен тавыш бирә аласыз.

#НашЗемляк100ТАССР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Римма Ибрагимовабыз !!! Хаман шулай матур , сойкемле шул сез !!!