Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ризык тәме

Һәрнәрсәдән зарланырга күнегеп беткән бүгенге буын гына түгел, заманында ачлыгын-ялангачлыгын күргән өлкәннәр авызыннан да еш кына: “Бүген бер ризыкны тәме юк”, – дигән сүзләрне ишетәсең.

Элек берәү ипи пешерсә, исе бөтен авылга тарала иде, хәзер нәрсә генә пешерсәң дә, исе ишек алдына чыкмый, диләр. Ашлама тутырып үстерүнең хикмәте инде бу, аның кая тәме булсын, дип тә өстиләр. Кемдер ипи-күмәчнең үзле булмавынннан, валчыгы таралудан, кемдер тиз искерүеннән зарлана. Ипидә генә түгел, печенье-перәннегендә дә бер үк тәм, җиләк-җимеш, яшелчәләр дә хуш исле түгел... Элек Яңа елда гына кайта торган ул мандариннарның тәмлелекләре! Хәзергесенең исе дә, тәме дә калмады, элекке “лорх” бәрәңгеләре юк инде ул, дибез.

Элекке ризыкның тәмен сагынып, мәрхүм авылдашым Равил абый, моннан дистә еллар элек бәрәңге кәлҗемәсе пешереп каравын сөйләгән иде.

–Теге еллардагы тәме авызда торган кебек. Гел пешереп карыйсым килде. Пешерүен пешердем, әмма ашап булмады, – дигән иде ул.

–Безнең ризыкның тәме бар икән, – иде бер көнне ураза тотучы танышым. – Ризыкта түгел икән гаеп, хикмәт үзебездә икән. Тамак тук икән безнең! Менә уразада ипидән дә хуш ис килә, урамда да тәмле аш-бәрәңге исләре... Һәр ризыкның үз тәме, үз исе бар, һәркайсы тәмле, ләззәтле. Ул авыз ачкандагы ризыкның тәмлелелеген сөйләп бетерә торган түгел...

Менә бит: кайчакта җавап таба алмый йөргән сораулар да җиңел генә чишелә. Бүгенге бәрәңге кәлҗемәсенең дә, ач еллардагы кебек тәмле булмавы да туклык галәмәте икән бит! Берсеннән-берсе тәмле ризык ашап күнеккән безнең тамаклар ничек инде өшегән-черегән бәрәңгедән пешерелгән ризыкны кабул итә алсын?! Көн дә ашаган әфлисун-мандарин, груша да елга бер-ике авыз иткәннән күпкә тәмсезрәк булыр шул. Кайчандыр авылда авыру-сырхауга алма, лимон табу проблема иде, бүген ел әйләнәсе кибет киштәсеннән цитруслар өзелми. Һәр ашауда өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торганда, билгеле, аларның кайсының тәме-ләззәте булыр да, кайсы тансык тоелыр?! Әйе, хезмәт хакы алган көнне генә алып кайтыла торган тәм-томның авызда тәме “ягылып” кына кала, кече телгә дә йокмый иде шул. Ачлык еллар турында әйтмим дә.

Ачның хәлен тук белми, ди халык мәкале. Ризык тәмен дә белми икән бит тук! “Тәмсез”, “хуш иссез” ризыклар ашасак та, Аллаһы Тәгалә ачлыклар күрсәтмәсен, без аңа түзә торган буын түгел...

Чамалап сөйләшсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык