Һәркем өчен соңгы йорт бу яки зиратларыбыз ни хәлдә?
“Зиратка, каберләрне тәртипләргә барган идек, безнең каберләр янәшәсенә кемнәрдер тау кадәр итеп чүп өеп киткән.
Бер көнне редакциябезгә Балтачтан бик тә хөрмәтле ветеран укытучы ханым шалтыратты. “Зиратка, каберләрне тәртипләргә барган идек, безнең каберләр янәшәсенә кемнәрдер тау кадәр итеп чүп өеп киткән. Һәм бу беренче очрак кына да түгел инде. Юкса, ерак түгел генә куелган контейнерлар да бар. Нигәдер кешеләр мәрхүм якыннарының кабере өсте чиста булса, шул җиткән дип саный. Зиратны кемнәр чистартырга тиеш дип уйлыйлар соң ул? Халыкка шул турыда да аңлатып языгыз әле, бәлки уйланырлар”, – ди ул.
Дөресен әйтим, бу бер Балтач зираты өчен генә хас күренеш түгел, үземнең дә моның ише җавапсызлыкка күптән күңел әрнеп йөри иде. Шулай да бу турыдагы фикерләрен белешер өчен без Балтач зиратына җаваплы итеп беркетелгән Фәрит Зәкиевка мөрәҗәгать иттек. Хаклык өчен шунысын да әйтик, алты еллап элек бу эшкә алынган Фәрит абый Балтач зиратын тәртипләүгә шактый өлеш керткән кеше. Үзегез дә күреп, карап йөрисездер, зиратның хастаханә ягындагы өлешендә каберләр рәт-рәт булып, пөхтәләп тезелгән, тәбәнәк чардуганнарга, агачлар утыртмауга да күнегеп киләбез.
– Кабер өсләренең, араларының чисталыгы гына түгел, зиратның гомуми торышы бик борчый мине, – диде ул. – Рәхмәт яусын, бу мәсьәләне күтәргән ханыма, ул хакимияттәгеләргә дә мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Үткән ел бистәнең отчет җыелышында да бу проблема күтәрелгән иде. Биредә сүз элекке зират белән зурайтылганы арасында калган урын турында бара. Соңгы вакытта без анда да җирли башладык. Әмма кемнәрдер шул бушлыкка барлык чүпләрен чыгарып өйде. Нариман урамында да чүплек барлыкка килгән иде, анысы район башлыгы Рамил Нотфуллин фәрманы белән чистартылды.
Дөрес, “Благоустройство” егетләре тәртипләп, бәйләнгән чүпләрне, зиратның койма кырына чыгарып куйсалар, алып китә, дүрт контейнерны да бушатып торалар. Әмма, акча түләмәгәч, алар зират эчен кереп җыештырмый, печәнен дә чапмый инде. Мин кушып кына тыңламыйлар, бистә җитәкчелеге финанс белән бәйли. Дөрестән дә, бюджетта зиратларны тәртипләп тотуга акча каралмаган диярлек.
Быел яз көне, аптырагач, бистәдәге дүрт мәчет бишәр мең сум акча җыешып, кешеләр яллап, зиратның бер өлешендәге биек, юан, корыган агачларны кистерә, чистарттыра алдык. Аннары өмә ясадык. Шуннан артыгына мәчетләрнең матди көче җитми.
Нигәдер халыкта зират ул мәчетләрнеке, картларныкы дигән караш яши. Юкса, зират ул барыбызныкы да. Уйлап, анализлап карасаң, кызганычка, бүген вафат булучыларның күбесе яшьләр, унга берәү генә өлкән яшьтәге кеше, гомеребезнең күпме икәнлеген беребез дә белми димәкче булам. Әмма өмә үткәрә башласаң (юкса, алдан-ала күпме хәбәрләр итәбез), мәчеткә йөрүчеләр генә килә. Бездә ниндидер бер категория кешеләр бар: аларга сәясәт тә, җәмгыять тә кирәкми, дин белән дә кызыксынмыйлар, бер нәрсәгә дә борчылмыйлар – бөтенләй битараф кавем. Ә бит санап карасаң, Балтачыбызда пенсионерлар гына да күпме?!
Элек һәр оешмага транспорт кую, кешеләр чыгару өстән мәҗбүри итеп куела иде, бүген кешеләрне мәҗбүри итә башласалар, хакимиятне тиргиләр, ә ихтыярига калса, килүче юк. Әле тагын зират нишләп шушындый хәлдә соң дип зарланучылар күп, тик беркем дә үзеннән башларга, ниндидер инициатива күрсәтергә җыенмый. Дөрес, кирәк-яраклар, инвентарьлар алырга беркайчан проблема булганы юк, эшмәкәрләр биреп тора, рәхмәтләр яусын үзләренә. Шәхси эшмәкәр Радик Закиров үзләренең мәхәлләсе (нәсел-нәсәбәсе күмелгән урын дип укы) тирәсендәге коймаларны, капкаларны, алыштырды, баскычны тәртипләде, ел саен техникасын да куя, унике кешесе белән өмә дә үткәрә. Өстән, кемдер кушканны көтмәүче мондый кешеләребез күбрәк булсын иде.
Ә зиратның коймалары инде бик начар хәлдә, кайбер урыннары җимерелгән, кәкрәйгән, бер өлешенең сеткасы яртылаш җиргә кергән. Ә бит ул кайсы яктан үтсәң дә юл кырыенда. Зират, миңа калса, Геройлар аллеясы, парклар кебек үк Балтачыбызның йөзек кашы булырлык төп объектларның берсе. Ул да үрнәк-өлге булырга, караш та шундый булырга тиеш.
Тагын берничә елдан бу зират бөтенләй тулачак, димәк, бер объект булып утырачак. Үзара салым акчасын яңа зиратка тоту ашыгычрак булды шикелле. Башта әле бу зиратны тәртипләргә кирәк иде. Бәлки халык риза булса, 2018 елгы акчаларны шушы зиратны тәртипләүгә тотарга кирәктер. Аңлыйм, соңгы елларда бу акчаларга тротуарлар җәелде, алар да бик шәп булды, бик кирәк иде. Әмма зиратны да мәчетләр, мәчет өлкәннәре генә тәртиптә тота алмый, финанс, матди ярдәмнән башка нәрсәдер үзгәртеп, хәл итеп булмый – монысын да искә алсыннар иде. Мин үземнең фикерләремне район җитәкчелегенә язмача да бирдем, бәлки алар башка чишелеш табар. Әмма барысын да өстән генә көтү дә дөрес булмас иде.
Әнә, барыбыз да белә: Норма-Кариле зиратлары нинди хәлдә иде дә, нинди хәлгә китерделәр. Бу бит авыл җитәкчеләре, авылның үз иганәчеләре-эшмәкәрләре инициативасы, бөтен авыл халкы тырышлыгы белән башкарылды. Үз куллары белән чистартканга, үз өлешләре кергәнгә, бүген анда беркем дә чүпләми, тәртип саклый да инде. «60-70әр кеше белән унтугыз өмә генә үткәрдек», – ди карилеләр. Бездә исә, әйткәнемчә, өмә үткәрә башласак, барысы да сәбәп таба. Менә бу якшәмбедә дә, яңгыр явып тормаса, зур агачлары киселгән өлештә өмә үткәрергә җыенабыз, анда вак куаклар, үсентеләр күпләп чыккан, аларны чистартсак, кайчандыр шомлы булып утырган зиратның ул өлеше тәртипләнә. Язга исә икенче яртысын эшләргә булыр иде...
Фәрит абый фикеренә шуны гына өстисе килә: онытмыйк, барыбызның да соңгы юлы, соңгы йорты бу...
PS. Бистә башкарма комитеты инициативаны үз кулына алыр, бу четерекле һәм кирәкле эшнең башында торыр дип ышанасы килә.
Зират нинди хәлдә булырга тиеш дигән сорауга җавап әзер – һәрберебезнең күз алдында. Кариле, Норма зиратлары менә дигән үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев