Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Һәркем үзенә уңайлы ысулны сайлый»

Халык санын исәпкә алу ун елга бер тапкыр уздырыла. Билгеле булганча, җанисәп былтыр ук узарга тиеш иде. Әмма пандемия аркасында ул октябрьгә кадәр кичектерелде.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык санын алу өч төрле ысул белән башкарыла: дәүләт хезмәтләре порталы аша, сан алучылар ярдәме белән һәм исәпкә алуны стационар участокта үтү мөмкинлеге дә тудырыла. Һәркем үзенә уңайлы ысулны сайлый.

15 октябрьдән стационар исәпкә алу участоклары үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Өенә чит кешеләр кертергә теләмәүчеләр нәкъ менә станционар участокларга килеп, исәпкә алуда катнаша ала.

Башка еллардан аермалы буларак, быел җанисәптә онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша җанисәптә катнашучыларга QR-код җибәреләчәк. Өйгә килгән халык санын алучыга да шул кодны күрсәтәсе булачак. Ул аны базага килгән мәгълүмат белән чагыштырачак. Бу Росстат мәгълүматлар базасында язмаларны кабатлаудан саклау өчен кирәк.

Автор фотосы.

– 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 61 исәпкә алучы үз участоклары буенча йөреп чыгачак. Алар дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алу узмаган райондашлардан мәгълүмат алып теркәячәк, шулай ук интернет-исәпкә алуны раслау кодларын чагыштырачак, – ди район статистика бүлеге җитәкчесе Раушания Ганиева.

Өлкәннәрне сан алучыларны ничек танырга дигән сорау борчый. Раушания Ганиева белдерүенчә, аларның һәрберсенең исәпкә алучы таныклыгы һәм паспорты бар. Шикләнгән очракта әлеге документларны сорарга була. Киемнәре дә аерылып тора. Сан алучылар зәңгәр жилеттан йөриләр. Росстат язулы сумкалары һәм җанисәп эмблемалы шарфлары да бар.

Халыктан алган мәгълүматны сан алучылар планшет ярдәмендә турыдан-туры базага кертеп барачак. Планшет эшләмәгән очракта алар кәгазь бланктан да файдалана ала. Сан алучы бар мәгълүматны кеше сөйләгәннәр буенча гына язып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев