Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, тәрбиячеләребез!

Тәрбиячеләребез Гөлнур Камалиева, Алия Галиева, Гүзәл Галиеваны кызыбыз шуның кадәр яратты, алар белән ул балачакның икенче матур ягын күрә алды

Сабыйларыбызга әти-әни, әби-бабайдан кала якын кеше ул, әлбәттә, тәрбиячеләр. Баланы кайгыртып, елаган чагында юатып, йокларга яткыргач әниседәй назлап башыннан сыйпаучы да, тәмләп ашатучы да, беренче шигырьләрен, җырларын, биюләрен өйрәтүче дә ул тәрбияче. 1 яшь тә 3 айлык кызыбыз Гүзәлне балалар бакчасына йөртә башлагач, ияләшерме, еламасмы дигән сораулар һәм курку биләп алды безне. Тик тәрбиячеләребез Гөлнур Камалиева, Алия Галиева, Гүзәл Галиеваны кызыбыз шуның кадәр яратты, алар белән ул балачакның икенче матур ягын күрә алды. Ә бу әти-әни өчен иң мөһиме. Хөрмәтле мөдиребез Лилия Хәкимовага, тәрбиячеләребезгә гаиләбез исеменнән ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.

Гөлия һәм Алмаз Сабировлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев