Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Рәхмәт Сезгә, ветераннар!" (+фото)

“ДоброГод” акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Тәслимә Хәсәнова һәм медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллиналар карамактагы тыл ветеранының өендә очрашу үткәрделәр.

Бу чарада социаль педагог Наталья Закирова җитәкчелегендәге волонтерлар “Рәхмәт Сезгә, ветераннар” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, чәчәкләр тапшырды. Шулай ук Фидалия Зәкиева ветераннарга сугыш чоры җырларын бүләк итте. Карамактагы ветеран Нәбиева Галия апаның өендә үз куллары белән ясалган әйберләрдән музей оештырылган. Бу чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте, дип хәбәр итәләр социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев