Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РӘХМӘТЕБЕЗ ҺӘРКЕМГӘ

Гомер үткән саен синең яныңда иң шәфкатьле, туган җанлы, тугрылар гына кала

Әтиебез Шәкүр Хурамша улы Фәсхетдинов җитди авырый башлагач, менә шул якыннарыбыз безне ялгыз калдырмады. Кайсы киңәше, кайсы җылы сүзе, кайсы күчтәнәче белән безнең хәлне җиңеләйтергә тырышты.

  Әтиебез вафат булгач та без авыл халкының бердәмлегенә инандык. Һәркөн безнең янәшәдә булган туганнарыбыз, кода-кодагыйлар, якыннарыбыз кайгыбызны җиңеләйтергә тырыштылар. Күршеләр, дуслар, сыйныфташлар, хезмәттәшләр дә янәшәбездә булдылар. Участок хастаханәсенең табибларына  рәхмәтебез чиксез.

  Әтиебез гадәти кеше иде, гади эшче булды. Шул гадилеге, эчкерсезлеге, ярдәмчел булуы белән башкаларның күңелен яулый белде. Беркемне рәнҗетмәде.Шуңадыр да әтине соңгы юлга озатканда  безнең янәшәбездә бик күп кеше иде. Без аларның һәркайсының күңел  җылысын тойдык, матди ярдәмен күрдек. Рәхмәт сезгә, аерым-аерым рәхмәт һәрберегезгә!

 Чепья авылы, мәрхүмнең гаиләсе.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты ярдәм