Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Рәхмәт”ле эш булу галәметеме, әллә бар “гаеп” Фидәристәме?.. (+фото)

Күптән түгел Норма – Кече Лызи автобусына утырсам, күптәнге танышым Фидәрис Хаҗиевны руль артында күреп, аптырап киттем. Баксаң, бирегә күчкәненә берничә ай икән инде

“Үз эше булган бу!” – дип уйлап куйдым. Күбесенчә өлкәннәр, балалылар йөри торган маршрут автобусына нәкъ менә аның кебек, олысы-кечесенә дә игътибарлы, ихтирамлы шоферлар кирәк, минәйтәм (хәер, бу яктан әлеге маршрутта йөрүчеләрнең шоферлардан гомумән бәхете булды, биредә һәрчак шундый кешеләр эшләде).

Аннан соң да автобуска берничә тапкыр утырырга туры килде. Нормага кадәр берничә тукталышта кешеләр төшә-утыра. Төшкән берсе рәхмәт әйтә, исән-сау йөрегез ише матур теләкләр дә тели (шөкер, безгә әле һич югы шушы уңайдан каланыкылар гадәте йокмады, рәхмәт әйтеп төшә беләбез). Фидәрис тә иренми, аларның һәркайсына җавап кайтара. Түзмәдем, төшкәндә: “Бигрәк рәхмәтле эш булган бу!” – дидем.

Хәер, армиядән кайтканнан алып, өч дистә елдан артык менә шушындый рәхмәтле эштә инде ул. Дөрес аңладыгыз, әнә шуның кадәр еллар, гел автобус йөртә ул. Коллективлары һәм автобус маркалары гына алышынып торган. Калганы: җаваплылык һәм мең төрле характерлы кешеләрне “көйләү” дигәне уртак. “Рәхмәт”ле эш дигәнебез “айсберг”ның өске ягы гына шул. Дистәләгән кеше белән бергә автобуска дистәләгән характер да “утыра”. Мех әйберләр фабрикасында эшләгәндә (ә ул еллар бу коллективның бик көчле, гайрәтле еллары, хатын-кызлары эшкә дә батыр, сүзгә дә оста, автобусларның “ду” килеп, кайнап торган еллары иде) хатын-кызлардан торган, аннан соң юллар идарәсендә ир-егетләрдән торган коллективта вахта автобусы йөтүнең үз плюсләре-минуслары була. Балтач урта мәктәбе автобусында исә юлга чыккан балалар язмышы өчен икеләтә-өчләтә җаваплы булса, дистә елдан артык эшләгән социаль яклау бүлеге автобусында һәркайсы аерым игътибар сорый торган, сәламәтлекләре дә, кәефләре дә сәгате-минуты белән үзгәрергә мөмкин булган өлкәннәрне, әллә кайларга кадәр сәяхәткә ышанып алып чыгып китү, “тибрәлдереп кенә” йөртеп алып кайту өчен әйтеп бетергесез тәвәккәллек тә кирәк була.

– Әй, әби-бабайларның иң яраткан шоферы иде  бит ул... Бездә дә нәкъ үз урынында иде! – ди Фидәрис турында язарга җыенуымны белгәч, әлеге бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина. – Берәр кая барасы булса, өлкәннәр безнең автобусны, Фидәрисне сорый иде. Аның кебек шоферлар районда сирәктер... Шуңа да, бездән киткәндә дә әйттем, кайтам дисәң, кире уйласаң, ике куллап кабат алабыз...

Иманым камил: ул киткән һәр урында аны шулай озатып калганнардыр. Башкача була да алмый: һәркем белән уртак тел таба белгән, шул ук вакытта һич карышмый, кая кушсалар, шунда бара торган, өстәвенә чын һөнәри шофер – үз эшенең остасы булган Фидәрис кебекләр җитәкчелек өчен дә (үзенә кушылганны төгәл үтәячәген дә, кешеләрдән зар-моң ишетелмәсен дә әйбәт белгәнгә), юлаучылар өчен дә бик кулай. Беркемне ашыктырмас,  юлда каударланмас, барысына да ничекләр сабырлыгы җитә диеп шакката торган, ди аның белән бер генә тапкыр юлга чыгучылар да. Бер ай, бер ел гына түгел, утыз елдан артык шушы хәл ләбаса.

Ишле, тәртипле, Балтачның иң үрнәк гаиләләренең берсендә үскән Фидәрис, гомере буе әти-әнисенә (инде әтисе мәрхүм), туганнарына, гаиләсенә дә (тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр) шундый ук ипле мөнәсәбәттә булуы белән танышларын сокландыра килә. Ә танышлары бихисап аның. Һич алдаусыз: юлда каршы очраган һәр ике машина шоферының берсе аңа сәлам биреп китә. “Рәхмәт”ле эш булу галәметеме, әллә бар “гаеп” Фидәристәме?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев