Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрнәк алырга кирәк

Ишетми калдым дигәннәргә менә бер әйбәт мисал

Халкыбызның борынгы йоласын үтәгәндә, Әрәпә җыйганда төрле күренешләргә тап буласың, төрле фикерләргә юлыгасың. Кемдер өендә булмый, кемдер ишетми калдым ди, кемдер качып кала, я булмаса сабантуйга бүләк бирергә бөтенләй дә теләми. Авыл җирендә ишегалдыңа ук керергә мөмкиннәр, ә бистәдә өй турыннан гына кычкырып үтәләр. Күпкатлы йорт тәрәзәләреннән, ишегалдына чыкмый гына, баш тыгып карап торганнарга аптырый торган, бер сөлгеңне кыстырып, бер уч конфет тотып чык инде, бүләгеңне тапшырып, балаларны куандыру авыр микәнни соң инде?! Үткәнен сакламаганның бәрәкәте дә, киләчәге дә юк дигәннәре шушы була торгандыр инде ул. Ишетми калдым дигәннәргә менә бер әйбәт мисал, бистәдә яшәүче укытучылар гаиләсе бүләкләрен сумкага салганнар да, өй каршына коймага элеп куйганнар, үзләре мәш килеп бакчада помидор утырталар, күрми калсак. дип элдек диләр, бүләге дә мулдан күренә, күңелләре дә шат, шуңа тормышлары да  мулдан бара.  Үрнәк алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев