Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үрнәк яшәешләре үсеп килүче буын өчен бердәмлек, мәхәббәт өлгесе (+фото)

Таузар авылында гомер итүче Әдәрәт Габдрахман улы һәм Фирая Муллагали кызы Гаптрахмановлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.

Балтач ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм Карадуган авыл җирлеге башлыгы секретаре Фәйрүзә Миңнебаева белән берлектә Таузар авылында гомер итүче Әдәрәт Габдрахман улы һәм Фирая Муллагали кызы Гаптрахмановлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар.

Бу йортның тупсасын атлап керүгә, Әдәрәт абый белән Фирая апаның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен күреп хайран каласын - алар тату гаилә корып, яшьлектәге саф мәхәббәтләрен саклап, катлаулы һәм сикәлтәле озын тормыш юлында сабыр булып, гаилә учагын сүндермичә бүгенге көнгә кадәр дөрләтеп яшиләр.

Бу күркәм гаилә районда үрнәк гаиләләрнең берсе. 60 ел иңгә-иң куеп, акыллы 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар , оныклар төп нигезгә гел кайтып йөриләр. Әби-бабайның хәлен белеп, булышып торалар.

Сабыр-түзем булып, бер-берсенә юл куеп, бер сүздә яшәргә йөрәнгән бу гаилә бүген дә авылдашларының йөз аклыгы. Үрнәк яшәешләре үсеп килүче буын өчен бердәмлек, мәхәббәт өлгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бриллиант туй