Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роспотребнадзор: корпоративларга тыю юк, бары тик тәкъдимнәр генә

Чараларны тыю, төбәкнең санитар-эпидемиологик торышына карап, декабрь уртасында каралачак.

Әлегә корпоративларны үткәрүгә тыю юк, бары тик аларны үткәрмәскә тәкъдимнщр генә. Тыюларның булу-булмавы декабрь урталарында хәл ителер дип тәгаенләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Әле җитди тыюлар яки булганнарын йомшарту турында сөйли алмыйбыз. Бу мәсьәләне без декабрь уртасына якынрак хәл итәчәкбез. "Без эш бирүчеләргә быел корпоративны ни дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеге турында уйланырга киңәш итәбез", - дип билгеләп үтте спикер.

Әгәр эш бирүче корпоратив рәвештә үткәрергә карар итсә, моны Роспотребнадзорның барлык таләпләрен исәпкә алып эшләргә кирәк, дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел корпоратив