Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роспотребнадзорда Яңа ел бәйрәмнәренә чикләүләр кертү мөмкинлегенә бәя бирделәр

Коронавирусны кисәтү буенча барлык чаралар үтәлгән очракта, Яңа ел бәйрәмнәрендә өстәмә чикләүләр кертмәскә мөмкин.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел бәйрәмнәренә яңа чикләү чаралар кертү турындагы карар кабул иткәндә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ), шул исәптән Covid-19 коронавирус белән авыручылар саны хәлиткеч роль уйнаячак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без Covid-19 белән авыручылар санын гына түгел, ә кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның барысын бергә караячакбыз. Әгәр авыру дәрәҗәсе югары ноктага җитмәсә, өстәмә чаралар кертелмәячәк. Әгәр дә план буенча булмаса, ниндидер чикләү чаралары кертелергә мөмкин», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, хәзер фаразлау кыен, Covid-19 белән авыручылар саны артырга да мөмкин.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме пандемия