Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Россия балалары - 2017" профилактик операциясе кысаларында Балтач укучыларына нәфис фильм тәкъдим ителде (+фото)

13 ноябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр Балтачта “Россия балалары – 2017” ведомствоара оператив-профилактик операциясе бара.

Ул үз эченә районның мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр сәясәте арасында төрле юнәлештәге эшчәнлекләрне алды.

Бу операциянең төп бурычы – балигъ булмаган хокук бозучыларны ачыклау, шулай ук наркотикларның зыяны турында мәгълүмат бирү.

Мәсәлән, район башлагы җитәкчелегендә эшләп килүче наркотикларга каршы көрәш комиссиясе районның кино оешмасы һәм мәгариф идарәсе һәм яшьләр белән берлектә урта мәктәпләрдә наркотиклар белән бәйле эчтәлектәге "Зорка Венера" дип исемләнгән балалар өчен нәфис фильм күрсәтелде.

Бу фильмны Герой Олег Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицей, Чепья урта мәктәбе, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе, Бөрбаш һәм Яңгул урта мәктәбе укучылары өчен карау мөмкинлеге булдырылды. Балалар әлеге фильмны яратып кардылар, геройлар белән бергә шатландылар, борчылдылар. Наркотикларның нинди "агу" булуын, җәмгыятьне үтерә баручы зур проблема булуын үз яшьтәшләре мисалында күрделәр.

Әлеге фильм хакында район башкарма комитетының авыр хәлле гаиләләрне һәм балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны профилактикалау инспекторлары Ләйлә Низамиева белән Раушания Нәкыйпова балаларга аңлаешлы телдә хокук бозуларның нәрсәгә китерәчәген, наркотикларның зыяны хакында аңлаттылар.

- Соңгы елларда, кызганычка каршы, яшүсмерләрнең наркотик матдәләр куллануы җәмгыятьнең иң актуаль проблемаларының берсенә әйләнде. Моңа каршы көрәш алып бару – безнең эшчәнлекнең нең төп юнәлешен тәшкил итә, - диделәр алар профилактик сөйләшү барышында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Россия балалары - 2017"