Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оешуның бишеллыгын билгеләп үтә

27 мартта Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте оешуга биш ел.

Бүген Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль идарәләре илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да булдырылды. Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсендә иң күп структураларның берсе – ведомстводан тыш сак хезмәте. Ведомстводан тыш сакчылык 70 елга якын республика гражданнарының милеген саклау сагында тора, ә аның бүлекчәләре барлык эре шәһәрләрдә һәм торак пунктларда эшли. Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге дә шулар исәбендә.

Ведомстводан тыш сак Росгвардия структурасына кертелгәч, аңа өстәмә функцияләр йөкләнде. Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклау кебек мөһим бурычлар даөстәлде. Алар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һ.б. бар. Моннан тыш, сакчылык, янгын сүндерү һәм тревога сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауны һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

Районда хәзерге вакытта 240тан артык объект һәм 119 фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары ведомстводан тыш сак астында тора. Көн саен тәүлек буе эшли торган режимда 1 мобиль тоткарлау төркеме тикшерүгә чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәбәр булган урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр. 2020 елда гына да ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 550 тапкыр тревога сигналлары буенча һәм 60 тапкыр – Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

Узган елларда ведомстводан тыш сак бүлеге төрле катлаулы объектларда комплекслы иминлек чараларын оештыру буенча шактый күләмдә белем туплады. Заманча техник чараларны куллану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә инде ун ел дәвамында саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлау очракларының булмавы күзәтелә. Ведомстводан тыш саклау бүлегендә хәбәрнамәләр тапшыруның автоматлаштырылган системаларын, күчмә объектларны саклау өчен мониторинг комплексларын кертү буенча актив эш алып барыла, чыбыксыз сак сигнализациясе чаралары киң кулланыла. Үзәкләштерелгән сак пультының мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, ул кизү персоналының гамәлләренә бәйсез рәвештә тревога сигналлары килү вакытын теркәргә һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Шунысын ассызыклап узу кирәк, коллетивта зур әзерлекле кадрлар эшли. Шуңа да ведомстводан тыш сакчылык бүлеге эшчәнлеге уңай рейтингка ия.

Безнең белешмә: "Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре турында"гы 2016 елның 3 июлендәге Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре дәүләт һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен билгеләнгән дәүләт хәрби оешмасы булып тора. Милли гвардия гаскәрләре илнең хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итеп, терроризмга, экстремизмга һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш белән шөгыльләнә. Мөһим дәүләт объектларын саклыйлар, ФСБ чикләрне саклауда ярдәм итәләр, корал әйләнешен, шәхси сак эшчәнлеген контрольдә тоталар, объектларны, йортларны, фатирларны һәм башкаларны саклау буенча халыкка хезмәт күрсәтә.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росгвардия