Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия инвесторларының Татарстанга кертемнәре 14% ка артты

Тугыз айда федерация субъектлары республикага 18,3 млрд. сум инвестицияләгән.

2020 елның тугыз аенда Россиянең башка субъектларыннан Татарстанга инвестицияләр 14% ка арткан. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ» МА биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Безнең Россиянең башка субъектларыннан Татарстанга инвестицияләр 14% ка артты. Абсолют чагылышта алар 18,3 млрд. сум тәшкил итте — бу яхшы күрсәткеч», - дип белдерде Миңнуллина.

Шулай ук ул чит ил инвестицияләренең кимүен билгеләп үтте. Шәхси кертемнәрнең гомуми саныннан 65%ы инвестицияләр, ягъни Татарстанга кергән һәм табыш китерми торган компанияләрнең кабат кертемнәре.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан чит ил инвестицияләре күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвестиция