«Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа бәйге игълан ителде
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа конкурс үткәрелә башлый.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко булачак сәясәтчеләр һәм закон чыгаручылар өчен «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасында «Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа конкурс башлану турында игълан итте.
«Россия лидерлары» проектыннан аермалы буларак, әлеге конкурста катнашучылар берничә башка компетенция буенча бәяләнәчәк — социаль җаваплылык һәм катнашучылар ия булырга тиешле билгеле бер социаль багаж каралачак.
Проект турында тулырак мәгълүмат белән РФ Сәяси лидерлары сайтында (политическиелидеры.рф) танышырга, шунда ук теркәлү узарга мөмкин.
«Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров: «Катнашучылар 16 мартка кадәр (Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатькә кадәр) теркәлә ала. Ике ай дәвамында - март аеннан апрель аена кадәр алар конкурс сайтында дистанцион этап биремнәрен үтәячәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев