Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа елны өйдә үткәрергә киңәш итте

Аралашуны һәм җәмәгать урыннарында булуны киметү коронавирус йоктыру чылбырын өзү мөмкинлеге бирәчәк.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәрен гаилә белән үткәрергә һәм мөмкин булганча башка кешеләр белән элемтәне киметергә киңәш иттеләр. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Covid-19 пандемиясе шартларында үз иминлегегез, шулай ук туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында уйларга кирәк. Яңа ел — ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә иң яхшысы бу вакытны гаиләгә багышларга һәм билгеле иминлек шартларын тудырырга кирәк, диде Мурашко.

Аралашуны һәм җәмәгать урыннарында булуны киметү коронавирус йоктыру чылбырын өзү мөмкинлеге бирәчәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Россиядә яшәүчеләрне яңа ел бәйрәмнәрендә чит илгә бармаска өндәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме