Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә кайбер кешеләргә өстәмә ял көне бирергә тәкъдим иттеләр

«Бала туганнан соң әти кешегә биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев әти кешеләргә бала туу уңаеннан биш көнлек өстәмә ял бирергә тәкъдим итә. Бу идеяне ул Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә язган хатта бәян итте, дип хәбәр итә RT.

Инициатива авторы әйтүенчә, бала туганнан соң беренче көннәрдә балага һәм әни кешегә ире тарафыннан өстәмә ярдәм һәм игътибар кирәк.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның кыска вакытлы ял алу мөмкинлеге бар, ләкин ул эш бирүче тарафыннан түләнми.

«Хезмәткәрләр (аталар) өчен биш календарь көнгә кадәр түләүле отпуск бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Дәүләт Думасы депутаты үз идеясен актуаль дип саный, чөнки гаиләләр бала тууга әзерләнгәндә һәм сабый дөньяга килгәч, зур чыгымнар таләп ителә.

 

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар Отпуск түләүле ял көне