Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә пенсия реформасыннан баш тартырга җыеналар?

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов белдерүенчә, Россиядә пенсия реформасын гамәлдән чыгарырга теләүләре билгеле булды. Пенсиягә чыгуның элеккеге яшен кайтару турында Россия Президенты Владимир Путин да уйлана икән.

ЦК пленумында коммунистлар лидеры Дәүләт Думасына тиешле закон проекты инде кертелгәнен искә төшерде. Ул пенсия реформасын гамәлдән чыгаруны һәм пенсиягә чыгуны элеккеге яшь чикләрендә калдыруны - 55 һәм 60 елга кайтуны күздә тота.

Документны парламентның түбән палатасында карарга җыенулары билгеле булды. Димәк, бу мәсьәлә үз урыныннан күчкән һәм депутатлар проект турында чираттагы сессиядә фикер алышырга әзер.

Зюганов ассызыклаганча, бу юлы документ кабул ителергә тиеш, әлеге проблема белән Путин шәхсән үзе кызыксынган.

Билгеле булганча, Россия халкы саны кискен кими башлады: соңгы ике елда миллион кеше үлде.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән пенсия реформасы акрынлап гамәлгә керде. 2028 елга кадәр исәпләнгән әлеге чара буенча хатын-кызлар 60 яшендә, ә ир-атлар 65 яшьтә пенсиягә чыга.

Бу мәсьәләне карау процессының, акрынлап булса да, Россия гражданнары бу проблема хәл ителер һәм пенсиягә алар элеккеге сыман чыгар дип өметләнә ала.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия реформасы