Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә укучыларга унар мең сумны 2 августтан түли башлыйлар

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры барысы да әзер һәм кирәкле күләмдә акча булуын раслады.

2 августта Россиядә укучыларга унар мең сум түли башлыйлар. Бу ата-аналар һәм балалар уку елына ашыкмыйча әзерләнсен өчен эшләнелә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Россия Президенты яңа уку елына әзерлек турында киңәшмә үткәрде, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковның докладларын тыңлады. Президент, аерым алганда, хезмәт министрыннан, укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сумны планлаштырылганнан иртәрәк түләү мөмкинлеге белән кызыксынды.

Хөкүмәт карары нигезендә түләүләр 16 августка билгеләнгән иде, әмма техник яктан 2 августка Министрлар Кабинеты 17 миллион балага түләүләрне күчерергә әзер булачак, дип җавап бирде Котяков.

«Ягъни система әзер, акча бар?», — дип ачыклык кертте Путин.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры барысы да әзер һәм кирәкле күләмдә акча булуын раслады.

«Яхшы, рәхмәт. Әйдәгез, түләүләрне киләсе дүшәмбедән, 2 августтан башлыйк», — диде Россия Президенты.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр