Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиянең милли проектлары

Күп кенә кешеләр милли проектлар - ул бары тик киләчәккә булган идеяләр һәм планнар гына, дип хаталы фикер йөртә.

"Милли өстенлекләр" дигән билге артында "Бу билге артында ни тора" дигән реклама кампаниясен башлап җибәргәннәр иде. Анда илкүләм проектлар кысаларында төзелгән уникаль объектлар һәм инфраструктура күрсәтелде, ә роликның төп геройлары - гади кешеләр. Күп кенә кешеләр  милли проектлар - ул бары тик киләчәккә булган идеяләр һәм планнар гына, дип хаталы фикер йөртә. Реклама кампаниясенең төп максаты - илкүләм проектларның Россиянең һәр кешесенә якын килүен һәм аларның мөмкинлекләре хәзер үк кешеләргә ачык булуын күрсәтү. Рекламада тәкъдим ителгән объектлар арасында Воронеж өлкәсендә заманча авыл мәктәбе (Ямное авылы), Ярославль өлкәсендә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы (Ростов шәһәре), Карачай-Черкесиядә РФА астрофизик обсерваториясе, "Петербург" студиясендә "Смешариклар" тулы метражлы аннимацион фильмнар төшерелә. «Рекламалауда без нәфис уйдырмалар кулланудан читләшергә, ялланган актерларны төшерүне киметергә тырышабыз.

Мәсәлән, «Мәгариф» милли проекты турындагы роликта чын физика укытучысы һәм Ямен урта мәктәбе укучылары төшерелә. Экспорт буенча роликта Санкт-Петербургтагы чынбарлыктагы «Смешариклар» студиясе, ә фән буенча роликта – илкүләм проект кысаларында модернизацияләнгән обсерватория һәм телескопны эксплуатацияләүне тәэмин итүче хезмәткәр»,- дип аңлатты «Милли өстенлекләр» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры София Малявина.

Реклама кампаниясенең төп принциплары: чын биографияләре һәм тарихы булган чынлыктагы геройлар, милли проектлар кысаларында төзелгән объектлар һәм инфраструктура, Сыйфаты югары, әмма шул ук вакытта документаль, ялган булмаган, видеоматериаллар җитештерүгә якын килү.

 

«Мәгариф» милли проектыныж төп бурычы – баланың яшәү урынына карамастан, сыйфатлы белем алуга тигез мөмкинлек тәэмин итү. Можа ирешү өчен бөтен илдә югары тизлекле Интернет һәм заманча җиһазландырылган заманча мәктәпләр, ә авылларда «Үсеш ноктасы» дигән цифрлы үсеш үзәкләре төзелә. Шулай ук гамәлдәге мәктәпләр дә модернизацияләнә. Республикада билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда илкүләм проект кысаларында 160 гомуми белем бирү оешмасы ачылган, 2021 елга тагын 156 мәктәп ачу планлаштырылган.

«Фән һәм университетлар» милли проекты.

«Фән һәм университетлар» илкүләм проектының төп бурычлары арасында - яшь кадрларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү һәм өстенлекле фәнни өлкәләр буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр алып бару өчен шартлар тудыру: алдынгы фәнни оешмаларның приборлар базасын яңарту, фәнни-тикшеренү диңгез флотын төзү һәм модернизацияләү, «мегасайенс» класслы җайланмаларны эшләтеп җибәрү, яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа югары технологияле лабораторияләр ачу, дөнья дәрәҗәсендәге математика һәм геном үзәкләре челтәрен үстерү. 2020 елда илкүләм проект ярдәмендә 229 фәнни оешма прибор паркын яңартуга финанслау алды.

«Демография» милли проекты.

Россиялеләрнең яңа сәламәт буыны тусын өчен "Демография" проекты илнең һәр кешесе өчен спорт инфраструктурасының мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә. 2024 елда 500 дән артык спорт объекты төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак. Болар - хоккей буенча төбәк үзәкләре, ябык футбол мщйданчыклары, ясалма бозлы шугалак һәм физик культура-сәламәтләндерү комплекслары. 2020 елда 135 спорт объекты ачылды, тагын 174е 2021 елда ачылачак.

"Экспорт "милли проекты

«Смешариклар» мультфильмы "Экспорт" милли проекты ярдәмендә халыкара базарларга чыкты. Компания анимациянең алдынгы технологияләрен куллана һәм дөньяда алдынгы рольләрдә тора. Мультфильм югары популярлыкка ия һәм 16 телгә тәрҗемә ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли проектлар