Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum»да быел 16 меңнән артык кеше катнашачак

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 майда узачак.

15 ел эчендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы үзен ислам илләре белән ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты. Быел 6,3 меңнән артык чакыру җибәрелгән, 16 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бу хакта Мәскәүдә узган оештыру комитеты утырышында Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Бүгенге көнгә 54 ил катнашуын раслады. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Халыкара сәфәрләрем вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик гамәл төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай», - диде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Миңнеханов искәрткәнчә, форум кысаларында инвестицияләр, ислам финанслары, мәдәният, спорт, фән, туризм, халыкара сәясәт һәм башка актуаль темалар буенча 125 сессия үткәреләчәк.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы Казанда 14-19 майда узачак.

 Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев