Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: КФУ обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү — Россиянең зур җиңүе

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре турында карар сентябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителде.

Казан федераль университетының астрономик обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү — санкцияләр шартларында Россиянең зур җиңүе. Бу фикерне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән йомгаклау матбугат конференциясендә белдерде.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев абруе роль уйнады, ул — ЮНЕСКО илчесе. Һәм моның белән исәпләшмәү мөмкин түгел. Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан төгәл эш башкарылган. Бу комплекс үз нәтиҗәләрен бирде. Без фикерләшкәндә, төрле тәкъдимнәр булды — хәзерге вәзгыятьтә безгә бу кирәкме, дигән. Минем позициям «ахырга кадәр барырга» иде», — диде республика җитәкчесе.

Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре турында карар сентябрьдә Эр-Рияд шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясендә кабул ителде.

Василий Энгельгардт исемендәге обсерватория 1901 елда, астроном һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Энгельгардт Дрездендагы шәхси обсерваториясенең уникаль астрономик җиһазларын Казан император университетына тапшырганнан соң ачыла.

Казан император университетының төп бинасы ишегалдында урнашкан обсерватория 1837 елда төзелгән.

  • Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында диплом тапшырды.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев