Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсимә бәете

Хөрмәтле сайтыбызны укучылар! Бу дөньяда нинди генә хәлләр булмый да, нинди генә вакыйгалар кеше башыннан узмый. Ләкин шуны истән чыгармыйк: беркем дә хатадан хали түгел...

Әлеге бәет безнең кулларга килеп кереп, аны чыгаруыбызны үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр булса да, башта кыймадык, күңел кылларын янәдән кузгатасы килмәде, әмма... авторның үтенече һәм дә бәетнең үзәкне өзәрдәй булып язылышы, күз яшьләрен тыя алмый укылышы каршылыгыбызны җиңде. Әгәр дә кемне дә булса үпкәләтәбез икән, зинһар, гафу итегез, искә алуыбыз мәрхүмнәрнең рухларына изге дога булып барып ирешсен, якыннарына Аллаһы Тәгалә алга таба яшәргә көч, сабырлык бирсен иде.

Рәсимә бәете

"Бисмилләһи..." дип башладым
Бу бәетнең башларын.
Ике мең дә унҗидедә
Гүргә керде башларым.

Унҗиденең җәе салкын,
Көннәре җылынмады.
Бу кадәр вәхши үлемнәр
Моңарчы кылынмады.

Ачылып килгән чәчәге
Җәйдә корды гөлемнең.
Балтач халкын тетрәндереп
Ишетелде үлемем.

Уразалар тыныч үтте,
Халык савабын җыйды.
Язмышыма язган ирем
Минем җанымны кыйды.

Күңелләрдә миһер, шәфкать
Булмаса, булмый икән.
Шушы хәлне кылыр өчен,
Шайтан котыртты микән?

Кигән кием мәңге түгел,
Кигән кием тиз туза.
Ир дигәнең көнче булса,
Гомерең елап уза.

Икмәк өчен камыр куйсаң,
Кабарып тулсын икән.
Чибәр булып кына булмый,
Бәхетең булсын икән.

Олы тырышлыклар белән
Яңа өй дә төзелде.
Анда яшәү язмаган шул,
Яшьли гомер өзелде.

Сандугачлар бергә сайрый,
Күгәрчен бергә гөрли.
Минем башның күргәннәре...
Уйласаң, йөрәк дөрли.

Яшь аналардан ишеткән
Юктыр рәхмәтнең чуты.
Рәхмәтләр коткармады шул,
Сүнде гомерем уты.

Бәхетем бөтен булмады,
Тынычлыкка туймадым.
Ике балам өчен яшәп,
Тик аларны уйладым.

Алар - минем куанычым,
Алар - минем шатлыгым.
Балалар янәшәсендә
Җитмәс инде картлыгым.

Кызкаемның бәйрәменә
Кара күлмәк килеште.
Гомер буе көнләшкән ир
Теләгенә иреште.

Балаларым, җанкайларым,
Сезне калдырып киттем.
Язмышларга язылгандыр,
Авыр тормышны үттем.

Улым, зинһар диеп сорыйм,
Син сеңлеңне ташлама.
Инде сезгә шушы көннән
Яңа тормыш башлана.

Үзегезгә тырышасы,
Дөньяны да көтәсе.
Иңнәрдәге кайгыны да
Гомер буе йөртәсе.

Үтенепләр сорыйм сездән -
Сабыр, түзем булыгыз.
Туры юлдан гына атлап,
Матур тормыш корыгыз.

Арагызга һичкайчан да
Көнләшүне кертмәгез.
Кеше - кемнеңдер газизе,
Каһәрләп, рәнҗетмәгез!

Яшәмәгез, балаларым,
Хәсрәтләнеп, көенеп.
Сезнең тормыш гөрләп барса,
Мин ятармын сөенеп.

Илсөяр Нәбиева,
Балтач авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250