Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәсим Фәсыйхов: “Әби чиккән кулъяулык белән бөтен авыл армиягә китте”

5 август көнне җырчы Раяз һәм Рәсим Фәсыйховлар әбиләрен югалтты. Әлеге егетләрнең җырчы булып китүендә нәкъ менә Ләлә әбинең өлеше бик зур. Әбисе турындагы җылы хатирәләрне Рәсим безнең белән дә уртаклашты.

Аллаһы Тәгалә адәм баласына чикле гомер бирә. Без шул вакыт эчендә гаилә корабыз, балалар үстерәбез, куйган максатларга ирешәбез. "Бала", "гаилә" дигәч, күз алдыбызга әти-әниебездән тыш, ак яулыклы әбиләребез килә. Балачак чорлары сугыш вакытына туры килгән Ләлә әбием турында язсам, бер китап кына җитмәс сыман. Шулай да әбиемә рәхмәт, ихтирам йөзеннән берничә сүз әйтеп китим әле.

Без биш бала - Гөлнара апабыз, Нияз, Ильяс, Раяз абыйлар һәм мин бик бәхетле балачак гомерен кичердек, Аллага шөкер. Әти-әниебез гел эштә иде, шулкадәр ишле гаиләне алып барыр өчен күпме чыгым, сабырлык киткәнен Аллаһы Тәгалә белән бер үзләре генә беләдер. Мең рәхмәт! Тәрбия ягыннан әбиебезгә күбрәк рәхмәтлебез. Әле дә хәтерлим: абыйлар белән мәктәптә укыган чакта ике дәрестән соң мин ашарга йөгереп кайта идем, өч дәрестән соң абыйлар кайта. Ничек ашарга әзерләп, савыт-сабасын юып бетергәндер, әле шул арада чигүләрен чигеп ала иде. Өйдә җылы, тәмле ризыктан өзелмәдек.

Безнең якларда әбинең чигү эшләре булмаган йорт юктыр. Ул чиккән кулъяулыкны болгап, хәрби хезмәткә китүчеләрне санасаң, кулдагы бармаклар җитмәс. Көтүгә чыкканда һәрберебезгә целлофан пакетка әбәт салып, һәрберебезгә исемләп язып тапшыра иде. Мин төпчек бала булгач, казылыкны да күбрәк сала иде. Абыйлар мәктәпне тәмамлап таралышкач, әбием белән бергә аларны сагына идек. "Бакчадагы чияләр Гөлнара, Нияз дияләр" дип ямансулап җырлый иде. Бергәләп Яңа елларда чыршы бизи, бергә мультфильмнар карый торган идек. "Әйдә, улым, теге "Человек-паук"ны карыйк әле", - дияр иде...

"Яшь гомер бер узгач", "Әйткән идең"не җырлап, аркамнан сөеп мине йоклата иде. Безнең районда әбидән башка бер генә чара да үтмәде. Безне дә әби аша беләләр иде.

Олыгая төшкәч, әбинең аяклары авырту сәбәпле, бик йөри алмады, абыйларга рәхмәт - әбине машина белән авылыбызның матур җирләренә, Казанга алып бардылар. Быелгы Сабантуйда булачак тормыш иптәшемне гаиләм белән таныштырырга дип авылга алып кайттым. Әбием безне күреп бик сөенде, бәхет теләп, кочаклап алды. Минем тиздән гаилә корачагымны, Раяз абыемның "Атказанган артист" исемен алуын белеп китте.

Әбинең: "Үлгәч дүрт оныгым ләхеткә төшерсен", - дигән васыяте бар иде. Үтәдек...

Гаиләбез исеменнән әбиемне соңгы юлга озатырга килгән Нөнәгәр халкына (Балтач районы), туганнарыбызга, дусларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдереп, әбием истәлегенә шигырь юлларын багышлыйм.
Ләлә әбиемә

"Балам" - диеп каршы ала идең,
Кайткан чакта туган нигезгә.
Күңелебезне сиңа ача идек -
Керә идең безнең хәлебезгә.

Син өйрәттең безгә "Алла" сүзен,
Син өйрәттең җырлап яшәргә.
Китеп бардың... Соң шул хәзер
"Әби" диеп сиңа дәшәргә.

"Әйткән идең...","Яшь гомерне" җырлап,
Тирбәттең син ачы көннәрдә,
Синсез хәзер җәй дә үтеп китә,
Синсез керәм салкын көзләргә.

Тик нишләтик, Аллаһ хуҗа
Безнең шушы җанга, тәннәргә.
Дога кылып, җәннәт теләп сиңа
Кала хәзер безгә яшәргә...

Әби, бәгърем, безгә рәнҗи күрмә,
Үпкәләткән булсак белмичә.
"Балалар" - дип бары яши белдең,
Үзең юньләп рәхәт күрмичә.

Еллар үтәр, гомер узып китәр,
Каберең безне кайткач сәламләр.
Тыныч йокла, әбием, хуш, бәхил бул,
Сиңа безнең олы рәхмәтләр.
Нәзилә ХУҖИНА.

Чыганак: Акчарлак басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250