Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп тәкъдим ителде

Казанда "Бердәм Россия" ТТБнең XXIII конференциясе узды

«Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентына вазыйфасына кандидат итеп тәкъдим итте. Бу карар республика партия конференциясендә кабул ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Конференциядә республика партия активы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, "Бердәм Россия" тарафдарлары катнашкан.
Искәртеп үтик: 27нче июньдә президент праймеризлары барышында сайлаучыларның 95 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Партия эчендә беренчел тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" тарафыннан кандидатлар итеп Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов тәкъдим ителде.
Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясендә тәкъдим ителгән кандидатлар өчен делегатлар - партиянең җирле бүлекләре вәкилләре тавыш бирде. Конференциягә ТР ның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 310нан артык делегат килде. Татарстан Президенты вазыйфасына тәкъдим ителә торган кандидатураны яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Рөстәм Миңнеханов өчен 311 делегат тавыш бирде. Марат Әхмәтов 1 тавыш җыйды, Олег Морозов та шул кадәр үк. Өч бюллетень дөрес түгел, дип танылды.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.
Чыганак: «Татар-информ»
Фото: http://www.tvc.ru/news/show/id/64372

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250