Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы алга таба да эшләячәк дип ышандырды

2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәчәк, дип ышандырды. Быел аны тормышка ашыру өчен 8 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта республика җитәкчесе федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Узган ел без 8 млрд сум акча тоттык. Быел да шундый ук чыгымнарны планлаштырабыз. Без башта әлеге программаны өч елга планлаштырдык. Әмма безгә, ким дигәндә, биш ел эшләргә кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, "бу бик яхшы программа". "Ишегалды бит ул күңел халәте. Ә пенсия яшендәге кешеләр, балалары булган хатын-кызлар өчен бу яшәү мохите", - дип өстәде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, ишегалларын төзекләндерү буенча барлык кирәкле эшләр дә сыйфатлы башкарылырга тиеш. «Аларның контрактлары бар бит. Әгәр алар акча алган икән, эшләргә тиеш. Планлаштырылган барлык эшләр дә үтәлергә тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Безнең ишек алды илкүләм проект