Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы

Татарстан Президенты гражданнарны кабул итү залын, хезмәткәрләрнең хезмәт зонасын, киңәшмәләр залын, уку сыйныфын карады, шулай ук махсус җиһазландырылган психологик бушану бүлмәсен карады.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. КФҮ Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан, бүген – яңа үзәкнең беренче эш көне. КФҮнең яңа офисында кабул итү өчен 50 тәрәзә бар, мәйданы 1 725 кв. м. тәшкил итә.

КФҮ гражданнарны кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар, көтү зоналарында диваннар, персонал өчен саклау бүлмәләре һ.б. лар белән җиһазландырылган.

Яңа КФҮ турында Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.

Татарстан Президенты гражданнарны кабул итү залын, хезмәткәрләрнең хезмәт зонасын, киңәшмәләр залын, уку сыйныфын карады, шулай ук махсус җиһазландырылган психологик бушану бүлмәсен карады.

КФҮне карауда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина һәм башкалар катнашты.

КФҮтә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты – анкета сорауларына җавап бирде (яше, милләте, гаилә хәле, белеме, керемнәр, торак шартлары һ.б.).

Соңыннан Татарстан Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы.

«Безнең ил – бик зур, күп милләтле, күп динле ил. Һәм, әлбәттә инде, дәүләт безнең илдә кем яши, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре, аларның белемнәре турында мәгълүматка ия булырга тиеш. Бу мәгълүматларның барысы да – хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халыкның нинди мәнфәгатьләрен кайгырту, һәм әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Президент халык санын алу