Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 белән авыру күрсәткеченең иң югары ноктасына җитмәдек әле

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка тулысынча әзер.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан әлегә коронавирусны кисәтү белән бәйле чикләү чараларын йомшарта алмый, чөнки республика авыруның иң югары ноктасын әле узмаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Авыруның иң югары ноктасына әле җитмәдек. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка төбәкләргә китә. Шунлыктан әлегә чикләү чараларын йомшарта алмыйбыз. Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә — боларның барысы да үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге хакына эшләнә. Инфекцияне йоктырган һәркем башка кешеләр өчен дә куркыныч тудыра», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус инфекциясе таралуын киметүгә юнәлдерелгән. «Авыруның иң югары ноктасына әле ерак икәнлеген белгечләр дә раслый. Математик модельләр дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма контроль никадәр көчлерәк булса, югалтулар да шулкадәр азрак булачак», — дип ачыклык кертте республика Президенты.

 

Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычка тулысынча әзер, предприятиеләр, шәһәрләр һәм районнар дәрәҗәсендә тиешле эш оештырылган.

«Кичә Түбән Кама районында ике зур производство эшчәнлеге белән таныштык. Шуны әйтергә тиешмен — проблеманың җитдилеге аңлашыла. Барлык коллегаларга рәхмәт әйтәсем килә. Хокук саклау системасы: Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һ.б. структураларның эше аеруча күп. Без кертергә мәҗбүр булган чаралар бөтен кешегә дә ошамый һәм бу аңлашыла да», — дип искәртте республика Президенты.

Фото:  Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус