Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күп балалы гаиләләрне бүләкләгән

ТР Президенты сүзләренчә, чын мәхәббәт кенә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул иткән, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгән.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республика Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүген Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр», – дигән Лилия Галимова.

«Гаилә институтын ныгытудагы казанышлары һәм балаларга әйбәт тәрбия биргән өчен «Ата-ана даны» орден медале, шулай ук «Ана даны» медальләре тапшырылды», - дигән ул.

Биш бала тәрбияләп үстергән Балтач районыннан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар «Ата-ана даны» орден медаленә ия булганнар.

«Ана даны» медальләренә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Кукмара районыннан Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булганнар. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган иде. Ул чын мәгънәсендә мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, дип билгеләп үткән иде.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Гаилә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне