Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнарны кабул итү эшен гадәти режимда дәвам итәргә кушты.

«Безнең республикада яшәүче гражданинның дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмавына бәйле хәл булырга тиеш түгел. Махсус санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамый», - дип искәртте республика Президенты.

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук урындагы җитәкчеләрнең үзләренә, кибет һәм даруханәләргә барып, тиешле продукция булу-булмавын һәм аның бәясен контрольдә тотарга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев