Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Иң нәтиҗәле ярдәм — бизнесменнарга онлайн эшләргә мөмкинлек бирү

Республика эшмәкәрләре үз товарларын зур маркетплейсларда тәкъдим итә ала

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Коронавирус вазгыяте Татарстан сайлаган электрон сәүдә стратегиясенең урынлы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда шундый фикер белән уртаклашты.

«Безнең күз алдында бизнесның җитди трансформациясе, цифрлы мохиткә күчү бара. Безне яңа идеяләр һәм карарлар көтә. Яңа сәүдә базарларын тәэмин итү республика эшмәкәрләренә иң нәтиҗәле ярдәм булып тора», — диде Татарстан Президенты.

Татарстанда өч меңнән артык сатучы үз товарларын онлайн тәкъдим итә. Республика территориясендә барлыкка килгән Ozon, Wildberries, X5 Retail Group кебек зур маркетплейсларның яңа логистик үзәкләре электрон коммерция үсешенә этәргеч булды. Татарстан эшмәкәрләре бизнесны онлайн яки офлайн алып бара ала. Коронавирус сәбәпле, республикада яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый.

«Бөтен система эшләргә тиеш. Шул ук вакытта авыру таралуга юл куймас өчен без Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) таләпләрен үтәргә тиеш. КАМАЗ, «Татнефть» һәм башка эре компанияләрне үрнәк итеп куябыз. Кече һәм урта бизнес өчен бу таләпләрне үтәү күпкә җиңелрәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты Covid-19 пандемиясеннән зыян күрүчеләргә ярдәм ихтыяҗы булу-булмау турында фикер алышу өчен эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда хакимият органнары, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек