Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов "Хакимият индексы"нда төбәк җитәкчеләре арасында икенче урынны алды»

Рейтингны "Давыдов.Индекс" агентлыгы аналитиклары төзегән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь ае өчен «Давыдов.Индекс» агентлыгы аналитиклары әзерләгән "Хакимият индексы" рейтингында Россия төбәкләре җитәкчеләре арасында икенче урынны яулады.

Һәр катнашучының һөнәри абруе, аның аппарат-лоббистлык потенциалы, кураторлык итә торган өлкәнең әһәмияте, яше, зур уңышлар яки уңышсызлыклары рейтинг бәяләвенең тупланмасы булып тора.

Рөстәм Миңнехановтан алда Мәскәү мэры Сергей Собянин, ә өченче урында — Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров.

Моннан тыш, эчке сәясәтнең төбәк кураторлары арасында ил буенча өченче урынны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев алды. Рейтингта аны Төмән өлкәсе вице-губернаторы Сергей Сарычев һәм Санкт-Петербург Губернаторы Аппараты җитәкчесе Любовь Совершаевалар гына узган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейтинг Рөстәм Миңнеханов