Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны Яңа ел корпоративларын тыймаска өндәде

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары муниципаль хакимият өчен актуаль булып калырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны Яңа ел корпоративларын үткәрүне чикләмәскә, шул ук вакытта барлык санитар таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә дә чакырды. Бу хакта республика җитәкчесе бүген ТР Муниципаль берәмлекләр Советының XV съездында белдерде.

"Иҗтимагый, мәдәни чараларны без саклык таләпләрен башкарып үткәрәбез. Әмма бу зур дисциплина таләп итә. Хәзер корпоратив, төрле чаралар күп булачак. Әйе, аларны үткәрергә кирәк, кешеләрне чикләргә ярамый. Аларның кайдадыр үз өйләренә җыелулары — яхшыракмы, әллә барлык саклык чараларын үтәп, моның өчен шартлар тудырылган, таләпләргә туры килә торган бинада үткәрү яхшыракмы», - диде ТР Президенты муниципалитет башлыкларына.

«Яңа елны бәйрәм итү һәм куркынычсызлык тәэмин итү өчен, гражданнар мәнфәгатьләрен исәпкә алып килешеп эшләү яхшырак», - дип өстәде ул. "Кешеләр яңа елны көтә. Ни генә әйтмәсеннәр, кеше барыбер аны бәйрәм итәчәк», — дип дәвам итте ул.

ТР Президенты сүзләренчә, яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары муниципалитетлар өчен актуаль булып калырга тиеш.» Контроль чаралар комплексын, шул исәптән санитар таләпләрне һәм чикләүләрне үтәүне тәэмин итү буенча рейдлар үткәрүне дәвам итү, халыкны вакциналаштыруга, сәламәтлек саклау учреждениеләренә, медицина хезмәткәрләренә  ярдәм күрсәтү мөһим", — дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада алып барыла торган эш нәтиҗәсендә Татарстан Covid-19 вәзгыяте буенча Россиянең иң тотрыклы төбәкләренең берсе булып санала.

«Без үзебез саккланырга һәм янәшәбездә булган кешеләрне үз-үзләрен сакларга өйрәтергә тиеш. Әгәр нәрсә дә булса тиешенчә бармый икән, бу тәртип  булмаган аркасында. Роспотребнадзор тарафыннан кабул ителгән катгый кагыйдәләр бар,  дистанцияне саклау, дезинфекция һәм башкалары. Бернинди карантин да безне коткармаячак, бернинди чикләүләр дә, бары тик бу таләпләрне үтәү генә. Шуңа күрә без муниципаль хакимияткә өметләнәбез", - диде ул.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корпоратив