Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Нәбиев казарма ишелеп ике аяксыз калгач үзен дәвалаган табиб белән очрашкан

Табиб-реаниматолог Андрей Викторович Рөстәмнең иң авыр вакытларында янәшәсендә булган.

Армиядә казарма ишелгәч, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев, бу фаҗигадән соң үзен дәвалаган табиб белән очрашкан. Һәркемне елата торган кадрларны блогерның инстаграм сәхифәсендә карап була. Табиб-реаниматолог, Рөстәмне күргәч, үзе дә күз яшьләрен тыя алмый.

Рөстәм, махсус борт белән Омскидан Мәскәүнең Бурденко исемендәге хәрби госпиталенә күчергәч, иң беренче булып Андрей Викторовичның мәрхәмәтле кулларына эләккән. Бу очрашудан соң 6 ел узган.

«Андрей Викторович иң беренче көннәрдән үк янәшәмдә булган кешеләрнең берсе. Әйе, бу табибның вазифасы, тик мин баштан ук аның белән ниндидер аерым элемтә тойдым. Андрей Викторовичның миңа ярдәм итәсе, авырту һәм газапларымны җиңеләйтәсе килде. Үзем дә аны һәр көнне түземсезләнеп көтә идем.

Ул бик үзенчәлекле табиб. Берсендә мин йоклый алмадым, көчле дарулар да булышмады. Андрей Викторович яныма керде дә, миңа бишек җыры җырлый башлады. Мин сабый бала кебек йокыга талдым. Бишек җыры җырлау аның вазифаларына керә идеме икән, анысын белмим, тик бу мизгел беркайчан да минем хәтеремнән җуелмас.

2015 елның августында ул җәйге ялга китте. Ә 24 августта, Андрей Викторовичның эшкә чыгуына мине башка бүлеккә күчергәннәр иде инде. Ул минем яныма дәвалаучы табиб буларак түгел, минем өчен борчылып торучы кеше буларак, хәлемне белергә килде. Без бүген шул вакыттан соң беренче тапкыр күрештек», — дигән Рөстәм.

Табиб Рөстәмне күчергәндә аны ничек кабул итүләрен, хәленең бик авыр булуы турында сөйли. Бергәләп бишек җырын да искә төшерәләр.

Инстадусларының бу видеоларны карап күңеле тулган. «Олы йөрәкле, мәрхәмәтле табиб. Менә шундый белгечләрнең хезмәт хакларын күтәрергә кирәк, футболчыларның түгел», «Әлеге госпиталь табиблары минем дә гомеремне саклап калганнар иде», «Хәтта видео аша да табибның энергетикасын тоеп була», «Искиткеч табиб, рәхмәт аңа шундый кешелекле булганы өчен», — дигәннәр.

Тулырак: intertat.tatar

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Нәбиев табиб