Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саба районында яшәүче райондашлар хөрмәтләнде

«Җиңү язы» акциясе кысаларында Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, район ветераннар советы җитәкчесе Рифат Абдуллин һәм «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева Саба районы Лесхоз авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче райондашларыбызның хәлен белеп кайтты.

Ленинград блокадасында катнашкан Ринат Исхаков белән очрашу балтачлылар өчен сюрприз булды. Туган як сәламнәре Сәрия Зарипова белән Иван Малининга да барып иреште. Район башлыгы исеменнән изге теләкләр белән бергә азык-төлек тутырылган пакетлар да өләшенде. Әлеге очрашу районыбыздан читтә яшәүче райондашларыбыз өчен дә мөһим иде, алар кунакларга үзләренең теләкләрен җиткереп, рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев