Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабаннарда тургай моңы, Сабантуйлар җитте тагын

Бәйрәм тантанасы бизәлгән атлар маршы, җыр-бию белән ачыла.

Язгы эшләр төгәлләнде, әрәпәләр гөрләп узды, сабаннарда тургай моңы, Сабантуйлар җитте тагын!

Ел да көтеп ала торган җырлы-биюле бәйрәмебез быел да күңел күтәренкелеге, рәхәт бер мохиттә узар дип ышанабыз. Моның өчен безнең һәр җирлектә дә Сабантуйлар үткәрү өчен яшел бишекләребез – ямьле табигать почмаклары бар. Бистәбезнең “Сабантуй” ял паркы үзе генә дә ни тора! Биредәге гүзәллек, чисталык, пөхтәлек, ямьлелек, саф һава, әйтеп бетергесез рәхәтлек... Менә шушы ямьле табигать шартлары райондашларны, кайткан кунакларны Сабантуй бәйгеләренә дәшеп, ямь-яшел кочагын җәеп каршы алырга әзер. Иркен, киң мәйданда халкыбыз яратып карый торган көрәш бәйгесе узачак. Балалар, үсмер егетләр, ир-егетләр, өлкән агайлар арасында узачак бәйге, елдагыча, күңелләргә хуш килер, ел буена җитәрлек тәэсирләр калдырыр, иншалла. Чиста, ярымтокымлы атлар, айгырлар, бияләр, гарәб атларының чабышы янәдән йөзәрләгән ат спортын сөючене чабыш мәйданына җыяр. Кул көрәше, турникта тартылу, әбиләр-бабалар, малайлар-кызлар йөгереше, гер күтәрү ярышлары, аркан, таяк тартыш, волейбол, бадминтон, «кәҗә»дә капчык бәрешү, туры һәм авыш баганага менү, озынаякта узышу, шахмат, өскә эленгән әйберне сикереп алу, авыз белән әйбер алу, утын кисү, чүлмәк вату, балдак киертү, сулы чиләкләр белән йөгерү, капчык киеп, йомырка кабып, тачка этеп йөгерүләр, җәй булса да, чаңгыда шуу, бампербол, ишкәк аякларда йөрү, балалар уеннары: кисеп әйбер алу, баскетбол уены, төз ату, чүлмәк вату, балдак киертү һәм башкалар...

Бәйрәм тантанасы бизәлгән атлар маршы, җыр-бию белән ачыла. Башлану вакыты 10.00 сәгать дип куелган. Рәсми бүләкләү өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм