Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәр белән, хөрмәтле райондашлар!

Бәйрәмнәрнең гөрләп узуын, күңелләрнең һәрчак көр булуын телим.

Мөхтәрәм райондашлар! Кайткан кунаклар!

Бүген - район Сабантуе! Сезне барыгызны да татар халкының күркәм бәйрәме - ямьле сабантуйлары белән тәбрик итәм, бәйрәмнәрнең гөрләп узуын, күңелләрнең һәрчак көр булуын телим.

Борынгыдан ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуйны шатланып көтеп алабыз. Сабан туенда язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез, яңадан-яңа эшләргә рухландырабыз, көч-куәт өстибез. Сабантуе әнә шулай - хезмәт кешесенә карата кадер-хөрмәт күрсәтелүе белән аеруча да ямьле һәм мәгънәле.

Сабантуе - хезмәт туе белән беррәттән, милләтебезнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларын чагылдыручы да бәйрәм ул. Күпмилләтле Балтач районындагы дустанә мөнәсәбәтләр олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен, районыбыз кунакларын бер мәйданга җыя. Борынгы бабаларыбыздан сакланып килгән кадерле һәм күркәм бәйрәмебез милли гореф-гадәтләребезне һәм традицияләребезне ел да яңарта, бер үк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, якты киләчәккә өмет өсти. Кабатланмас милли төсмерләргә бай бәйрәмебез үткәннәрнең кадерен белергә, бүгенге тормышның бәрәкәтен танырга ярдәм итә.

Кадерле райондашлар! Бүген шулай ук Рәсәй көне дә! Әлеге ике бәйрәм белән һәрбарчагызны да чын күңелдән тәбрик итәм, ихлас күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Тормышларыгыз мул булсын, барлык хыялларыгыз чынга ашсын, алдагы көннәрдә дә йортларыгызда дуслык, тынычлык хөкем сөрсен! Имин дөньяларда сау-сәламәт булып, тормышның рәхәтен күреп яшик, игелекле хезмәтләр белән көн күрик!

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм котлавы