Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуе - Хезмәт туе белән сезне, хөрмәтле райондашлар!

Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Кадерле райондашлар! Кайткан кунаклар! Мөхтәрәм Балтач халкы!

Сезне халкыбызның борынгы, ата-бабаларыбыздан рухи мирас булып калган милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә үк көтеп ала торган уртак бәйрәмебез  хезмәт батырларына, киләсе уңышка мәдхия җырлау белән бер. Районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшләрен уңышлы гына башкарып чыктылар. Фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, уңган Балтач халкы!

Сабан туе – ул табигатьнең яшәрүе, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы символы, халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Дуслык төшенчәсен дә үз эченә алган бәйрәм барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше ул, милли киемнәргә, бизәкләргә, гармун моңнарына игътибарның артканнан-арта баруы милли бәйрәмебезне үткәндәгечә яңарту хисләрен уята.
Быелгы Сабан туе һәммәбезгә дә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамаклар җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре белән шаккатырсын, җырчыларыбыз моңлы-дәртле тавышлары белән моң дәрьясына күмсен! Ямьле бәйрәм көннәрендә барыгызга да күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау